Яр Чаллы ш.Орган Залы

Select your language

Төп версия Начар күрүчеләр өчен версия

Яр Чаллы шәһәренең муниципаль мохтари мәдәният оешмасы «Орган залы» 2005 елдан бирле эшли. Залда чехияле «Ригер-Клосс» органы тора. Органчы һәм орган саклаучысы – Татарстанның атказанган артисты Илсөяр Сулейманова. Монда узенең иҗади эшчәнлеген орган залының солистлары һәм аерым бер коллектив – Балалар театры – алып бара.

Залның сәнгать җитәкчесе —Татарстанның халык артисты Игорь Лерман. Директор —Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лидия Решетняк.

Белгечләр бәяләмәсенә караганда, акустик күрсәткечләре буенча безнең зал — Русиядә иң яхшылардан берсе.

Тарих

1997 елда Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән Яр Чаллы шәһәренә Казан дәүләт консерваториясенең «Ригер-Клocc» фирмасы органы бүләк ителә. Яр Чаллы шәһәре хакимият башлыгының 1997 елның 19 декабрендәге 2248-нче карары белән, техник характеристика буенча орган урнаштыру өчен идеаль рәвештә туры килә торган бина дип табылган «Россия» кинотеатрында реконструкция эшләре башлана. Әлеге эшләр федераль һәм республика бюджетларыннан финанслана.

Архитектура реконструкциясе проекты «Татинвестгражданпроект» фирмасы тарафыннан эшләнә. Реконструкцияне генераль подрядчик — «Капиталь төзелеш идарәсе» ААҖ башкарып чыга. Залны реконструкцияләү эшендә Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин ярдәм итә. Органны монтажлау һәм яңарту эшләрен «Ригер-Клocc» фирмасы (Крнов, Чехия) башкара.

2005 елның 1 мартында ТР Президенты Минтимер Шәймиев һәм Яр Чаллы шәһәренең мэры Илдар Халиков катнашында Орган залының ачылу тантанасы узды.  Академик стильдә төзелгән концерт программасында күренекле башкаручылар: СССРның халык артистлары Николай Петров (фортепиано) һәм Ирина Архипова (меццо-сопрано), Россиянең халык артисты Рубин Абдуллин (орган) катнаштылар. Танылган дирижер Лео Кремер (Германия) җитәкчелегендәге Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең студентлар хоры һәм симфоник оркестры башкаруында Г.Ф. Гендельнең "Мессия" ораториясеннән өзекләр, шулай ук Игорь Лерман җитәкчелегендәге «Провинция» камера оркестры башкаруында классик музыканың алтын битләре яңгырады. Казан дәүләт консерваториясе ректоры, профессор Рубин Абдуллин залның органчысы Илсөяр Сөләйманованы тәкъдим итте һәм орган ачкычын тапшырды. Концертны музыка белгече, РФ халык артисты Святослав Бэлза алып барды.

 

ContactSheet 001   kopia 24 1IMG 7525 1IMG 7562 1