Яр Чаллының муниципаль мохтари мәдәният оешмасы «Орган залы» — шәһәребезнең мәдәни күренеше һәм классик музыка үзәге. Белгечләр бәяләмәсенә караганда, акустик күрсәткечләре буенча безнең зал — Россиядә иң яхшылардан берсе. Музыка башкаручылыкның югары дәрәҗәсен саклау, классик музыка һәм бөтендөнья мирасын популярлаштыру, күпмилләтле Россиянең мәдәни кыйммәтләрен алга таба үстерү, җәмәгатьнең рухи-әхлакый мохитен формалаштыру эшебезнең төп өстенлекләре булып торалар.